Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алар үз хезмәтләре белән абруй казандылар

Мәдәни-ял итү комплексында муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгыларын хөрмәтләү булды.

Тантанада муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Васильев катнаштылар. Узган ел авыл халкы өчен чын мәгънәсендә сынау булды, ул вакытта катлаулы һава шартлары булганлыктан, бөртеклеләрдән яхшы уңыш җыя алмадылар, шулай ук терлекләрне азык белән тәэмин итүдә авырлыклар булды. Әмма авыл халкы эшләвен дәвам итте, республика хөкүмәте, муниципаль район җитәкчелеге аларга зур ярдәм күрсәттеләр.
-Авыл халкының хезмәте бәяләп бетергесез, - дип билгеләп үтте муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов, - алар җиңел булмаган корылык шартларында да бирешмәделәр. Әгәр узган ел Чистай районы 27 мең тонна бөртек җитештергән булса, быел 150 мең тоннадан артыграк һәм биредә район икмәгенә үз өлешен керткән барлык авыл хуҗалыгы берләшмәләренең өлеше бар.
И. Әхмәтҗанов бөртеклеләрне чәчүдә һәм җыеп алуда эшләгән механизаторларга, урак өстендә аларның төп ролен билгеләп үтеп, Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырды. Район катлаулы һава шартларына карамастан, тулысынча, югалтуларсыз ашлык җыя алган үзенең геройлары белән горурлана ала.
Терлекчеләр дә саллы өлеш керттеләр, ферма хезмәтчәннәре шулай ук яхшы эшләделәр. Сыер савучыларны һәм терлек караучыларны муниципаль район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И. Чурин белән бергә ТР Дәүләт Советы депутаты В. Васильев котлады, муниципаль районда мөгезле эре терлек санын саклау буенча аларның зур эшен билгеләп үтте. Форсаттан файдаланып, муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов Валерий Павловичны туган көне белән котлады һәм аның киләчәктә дә чистайлылар мәнфәгатендә эшләвенә ышаныч белдерде.
Барлык подразделениеләрнең эшен тиешле дәрәҗәдә тәэмин итә алган хуҗалыклар белгечләренең эше бәяләп бетергесез. Иң яхшыларны муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И. Чурин котлады һәм премияләр тапшырды.
Яшьләр быел яхшы эшләгәннәр, аларның өлеше дә шактый. 35 яшь егетне һәм кызны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Н. Сергеева котлады һәм премияләр тапшырды.
Һәм, әлбәттә, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре зур роль уйнадылар. Аларның хезмәтен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Д. Иванов билгеләп үтте һәм Мактау грамоталары, премияләр тапшырды.
Бу көнне беркем дә игътибарсыз калмады: авыл халкы хезмәтләренең кирәкле булуын тойды.
Үзешчән сәнгать коллективлары авыл хуҗалыгы производствосы алдынгылары өчен зур концерт программасы әзерләгәннәр. Залда озак вакыт рус, татар һәм чуваш телләрендә җырлар яңгырады, шунысы мөһим, авыл халкы үзара аралашырга, үз проблемалары белән уртаклашырга мөмкинлек алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев