Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Игътибар! Татарстанда шторм котелә!

Сак булыгыз!

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген Татарстанда шторм көтелә. Алдагы өч сәгатьтә көчле буран башланып, көн ахырына кадәр дәвам итәчәк, ди синоптиклар.
«Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә куркыныч метеорологик күренеш турында кисәтү килде. Якындагы өч сәгатьтә көчле буран башланып, көн ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бик күп кар явуы көтелә», - дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә машина йөртүчеләргә бик сак булырга, имин тизлектә хәрәкәт итәргә, кисәк туктамаска һәм куркыныч маневрлар ясамаска киңәш итәләр.
Җәяүлеләргә юл аша чыкканда аеруча игътибарлы булырга, транспорт агымына таба хәрәкәт итәргә һәм киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланырга кирәк, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев